15 июньдә Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль йөртү буенча күп төрле ярышлар узачак. Чара Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында 10:00 сәгатьтә узачак.
Ярышлар өч этапта узачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз арада маневрлар ясау, «Бала – төп пассажир» темасына автомобильне бизәү. Автомобильдә 35 яшькә кадәрге 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары катнашачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 8 июнь 2019, 10:27



