Мы в социальных сетях

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруның кооператив программаларын (КППК) – оешманың көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен, җитештерү күләмнәрен һәм үз продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлек программаларын тормышка ашыручы предприятиеләр хуплау табачак.

Мондый предприятиеләргә Россия территориясендә һәм чит илдә экспортка юнәлдерелгән производство оештыруга, шулай ук экспорт финанслауга (предэкспорт, постэкспорт), факторингка, предприятие продукциясен чит илләрдән сатып алучыларга, экспортка кредит иминиятләштерү шартнамәсе буенча иминият премиясен түләүне финанслауга ташламалы кредитлар (кредит ставкасын 4,5%ка кадәр субсидияләү) бирелергә мөмкин.  Катнашучыларга минималь таләпләр куела: 1. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 719 номерлы карары нигезендә җитештерү фактын раслау. 2. Бюджет һәм бюджеттан тыш фонд алдында бурычлары булмау. 3. Предприятиенең чит ил юридик заты, "офшор" компаниясе булып тормавы, соңгы 3 ел эчендә ликвидацияләү яки банкротлык процессы кичермәве" турында мәгълүматны раслау.

Гаризаны 15 июньгә кадәр җибәрергә мөмкин. Сорауларны кайнар линия телефоны аша юлларга мөмкин: +7 495 510 33 05 яки kppk@exportcenter.ru e-mail буенча. Тулырак мәгълүмат биредә урнаштырылган.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 14:23