Мы в социальных сетях

"Orange Fitness" спорт клубының футбол кырында яшүсмерләр клублары командалары арасында "Күн туп" клубы призына футбол буенча Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабын ябу тантанасы узды. Быел турнир беренче тапкыр шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов инициативасы белән оештырылган  иде. Проектның төп максаты-шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү һәм үстерү. Турнирда барлыгы 633 укучы арасыннан дүрт яшь төркемнәре буенча 47 команда катнашты. Ел саен катнашучылар саны арта. Турнирны ябу тантанасы башланыр алдыннан урта яшь төркеме арасында финал уены узды. Хәлиткеч матчта «Импульс» һәм «Смена» ишегалды командалары көч сынашты. Җиңүгә 4:0 исәбе белән «Импульс» командасы иреште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: кечкенәләр төркемендә: 1 урын - «Юность» командасы; 2 урын - «Вега» командасы; 3 урын - «Чайка» командасы. Урта төркемдә: 1 урын -  «Импульс» командасы; 2 урын - «Смена»; 3 урын - «Альтаир» командасы. Зурлар төркемендә: 1 урын -  «Юность» командасы; 2 урын - «Чайка» командасы; 3 урын - «Меридиан» командасында. Яшүсмерләр төркемендә: 1 урынга - «Юность»; 2 урынга - «Бригантина»; 3 урынга - «Чайка» командалары иреште.

Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм футбол туплары тапшырылды, шулай ук турнирда актив катнашкан командалар да футбол тупларын алды. Турнирның иң яхшы уенчылары да истәлекле бүләксез калмады. Иң яхшы дүрт уенчыга статуэткалар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүдән тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча  «Күн туп» клубы призына абсолют җиңүче билгеләнде. Ул – «Юность» яшүсмерләр клубы командасы. Команда дүртенче ел рәттән күчмә кубокны ала, моннан тыш аларга «Яр Чаллы спорт территориясе» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Эдуард Фәттаховтан махсус бүләк-футбол тубы рәвешендәге зур бәйрәм торты тапшырылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантананың мәртәбәле кунаклары: Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, «Проминдустрия» компаниясе директоры Николай Атласов, «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы үзәге директоры Сергей Пантелеев котладылар һәм бүләкләделәр.

Җомга, 7 июнь 2019, 13:13