Мы в социальных сетях

1 июньнән Россиядә ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе эшли башлады. Иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга судка кадәр, үз хокукларын яклауны сорап финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Финанс вәкаләтле вәкиле ОСАГО килешүләре буенча (сумманың нинди булуына карамастан) иминиятләштерү йөкләмәләре бозылган очракта гражданның иминият компаниясенә мөлкәти дәгъвалары белән бәйле мөрәҗәгатьләрне, шулай ук таләпләрнең күләме 500 мең сумнан артмаган башка дәгъваларны караячак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк мондый барлык мәсьәләләр дә суд компетенциясенә кертелгән иде.

Иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салу тәртибе www.finombudsman.ru сайтында җентекләп аңлатылган.

Якшәмбе, 9 июнь 2019, 10:05