Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының В. Д. Поташов исемендәге техник көллиятендә техник лаборатория ачу тантанасы булды. Бу - «КАММИНЗ КАМА», «ЦФ КАМА», «КАМАЗ» уку йортының һәм предприятиеләренең уртак инновацион белем бирү проекты. Лаборатория автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча булачак белгечләр өчен билгеләнгән.

Чарада «КАММИНЗ КАМА» генераль директоры Алексей Поляков, «ЦФ КАМА» вәкиле Нурия Фәттахова, «КАМАЗ» ААҖ персоналын үстерү департаменты директоры Светлана Михеева, Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең һөнәри белем бирүне үстерү бүлекчәсе мөдире Лилия Миңнеханова һәм көллият директоры Эльмира Әхмәтова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" белгечлеге буенча белем алучы көллият студентлары предприятие вәкилләре белән бергә үз автомобильләрен эшләү буенча команда ярышларында катнаштылар. Индустриаль һәм мәгариф партнерлары вәкилләреннән торган компетентлы жюри командаларның эшен бәяләде.

Тантаналы чара истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Җомга, 7 июнь 2019, 15:28