Якшәмбе, 12 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан "КАМАЗ" мәдәният сараенда яшь чаллылылар өчен махсус программа әзерләделәр. "Рус шигърияте кояшы"на багышлап "Кем ул Пушкин?" анимацион фильмы күрсәтелде. Шулай ук учреждение кече залы сәхнәсендә «У Лукоморья» әдәби-музыкаль композициясе сәхнәләштерелде.

Мәктәп яны лагерьларының яшь тамашачылары өчен артистлар һәм учреждение хезмәткәрләре А. С. Пушкин әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. халык-лирик фаҗигасе геройлары тамашачыларны «автор»үзе булган тылсымлы дөньяга озатты. Шул әсәрләр аша балалар чын-чынлап әкият дөньясына чумдылар.

Шимбә, 8 июнь 2019, 10:02