Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 16 июньдә, Яр Чаллыда Сабан туен зурлап бәйрәм итү "Яр буе" паркы мәйданында һәм шәһәр Ипподромы территориясендә узачак. Иртәнге сәгать уннан «Яр буе» паркында чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына күңел ачу программалары - яраткан әкият геройлары чыгышлары, татар дәүләт драма театры артистлары, "Семь морей" театры һәм Орган залы балалар театры катнашында балалар спектакльләре, шәһәрнең иң яхшы балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты, «Кояшлы мозаика» цирк программасы, интерактив мәйданчыклар һәм тематик фотозоналар эшли башлаячак. Мәйданда спорт ярышлары һәм халык уеннары 12:30да башлана. Татар-башкорт милли көрәше иң кызыклы һәм киеренке ярыш булып кала бирә. Иң көчле батырлар үзәк мәйданда быелгы Сабан туеның «абсолют батыр»ын билгеләү өчен очрашачак, ул традицион бүләк – тәкә алачак. Кичке концерт программасында "Күңел " радиостанциясе Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның," Казан егетләре" төркеме, Вадим Захаров, Илнур Коләхмәтов һәм Илсөя Бәдретдинованың чыгышлары көтелә. Бәйрәмнең махсус кунаклары - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова. Сабан туе 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 07:00