Мы в социальных сетях

Чаллыда җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә «Имин шәһәр " программа комплексы зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта "Имин шәһәр" серверына 2094, шул исәптән гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда һәм урамнарда 455 видеокамера тоташтырылган.  2019 елның 5 аенда "Имин шәһәр" программа комплексын кулланып 129 җинаять ачылган (2018 елда – 113) һәм 977 административ хокук бозу кисәтелгән (2018 елда - 957).

«Шул ук вакытта «Имин шәһәр» системасы эшчәнлегендә проблемалы мәсьәләләр дә бар. Серверлар җиһазлары тотрыксыз эшли, анда камералардан видеосигнал яздыру башкарыла. Видеокүзәтү камераларыннан кергән мәгълүматны видеоархивацияләүдә әледән-әле өзеклекләр бара», - дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Руслан Мостафин.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 08:51