Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә чаллылыларны Сабан туенда көтелгән яңалыклар белән таныштырды. Шулай итеп, быел беренче тапкыр дөяләр чабышы һәм атларда билбау көрәше үткәреләчәк, шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яңартылган ат чабышы программасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша мавыктыргыч булырга охшаган, стартта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, якын-тирә республикалардан һәм Россия төбәкләреннән дә катнашучылар көтелә. Ярышлар 11:00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, мәйданга керү юлында КАМАЗ мәйданчыгы эшләячәк, анда төрле модификация автомобильләре куелачак, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Шулай ук беренче тапкыр «Яр буе» паркы мәйданында «Сабан туе гүзәле-2019» шәһәр конкурсының Гала - концерты узачак. Бәйрәмнең тулы программасы белән биредә танышырга мөмкин.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев масштаблы чараларны оештыру вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты: «Транспорт хезмәте күрсәтү, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү оештырылырга, бу көннәрдә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү чикләнергә тиеш. Хөрмәтле хезмәттәшләр, мин сездән атна дәвамында  Сабан туена һәм тиздән, 29 июньдә уздырырга ниятләгән Яшьләр көненә әзерлек эшләрен тагын бер тапкыр карап чыгуыгызны сорар идем. Бу чаралар хәвеф-хәтәрсез үтәр дип ышанып калам», - диде ул.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:10