Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәйге чорда күп кенә гражданнар вакытларының төп өлешен бакчаларында үткәрә. Шәһәр чигендә барлыгы 16 бакча-дача җәмгыяте урнашкан. Аларда җәмәгать тәртибен саклау максаты белән атна саен полиция хезмәткәрләре муниципаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау юнәлешендәге җәмәгать оешмалары белән берлектә рейдлар үткәрә, ташландык участокларны, чит затларны тикшерә һәм ачыклый. 

"Барлык бакча-дача җәмгыятьләрендә дә хокук тәртибен тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрелмәгән. Аларның дүртесендә видеокүзәтү юк – бу «Заря», «Гидростроитель-2», «Энергетик», «Локомотив» бакчачылык ширкәтләре. Бары алты: «Гидростроитель-1, «Любитель природы», «Алтын-В», «Кама», «Кама-2», «Сосновая роща» бакча-дача җәмгыятьләрендә генә сигнализация төймәсе бар", - дип ассызыклап үтте Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Руслан Мостафин.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:03