Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бәйрәм чаралары уздырылган көнне полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, «Охрана» федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, ДНД вәкилләре, «Форпост» яшьләр берләшмәсе әгъзалары һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

Массакүләм чаралар үткәрүнең барлык урыннары да алдан саперлар һәм шартлаткыч матдәләр табуга  махсус өйрәтелгән этләр белән тикшереләчәк, бәйрәм көннәрендә саперлар тәүлек буе кизү торачак.

Моннан тыш, чаралар уздырыла торган урыннарда барьер киртәләреннән файдаланып, куркынычсызлык периметры булдырылачак, җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктларында, кул металл детекторлары һәм гражданнар әйберләрен урнаштыру өчен өстәлләр кулланып, гражданнарны кертү оештырылачак.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге белән берлектә чаралар уздырыла торган урыннарга якын урнашкан су акваториясендә патрульлек үткәреләчәк. Шулай ук бәйрәм салюты үткәргәндә гражданнарның иминлеген тәэмин итү чаралары да карала.

"17сеннән 29 нчы августка кадәр Яр Чаллы полиция гарнизонының 352 хезмәткәре җыелма отряды Казан шәһәрендә командировкада булачак һәм WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында җәмәгать тәртибен тәэмин итәчәк.  Шәһәрдәге оператив хәлгә бу тискәре йогынты ясамас дип уйлыйм. Ышанам ки, тыгыз хезмәттәшлектә без шәһәр халкының иминлеген тәэмин итәчәкбез", - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Руслан Мостафин.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 09:22