Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

29 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне узачак. Бәйрәм чарасы Чулман проспектыннан алып Хәсән Туфан проспекты буенча "Яр буе" паркы мәйданына кадәр сузылачак. Биредә 16:00 сәгатьтән урам спорты төрләре буенча Street sport фестивале, скейтбординг, bmx, агрессив роликлар, самокатларда ярышлар, All city граффити фестивале, интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак, анда һәвәскәр рәссамнар, профессионаллар катнаша алачак. Чара кунакларын шәһәребезнең җәмәгать киңлекләрендә үткәрелә торган «Бию джемы» проекты белән таныштырачаклар. Территориядә «КАМАЗ» ААҖнең махсус техникасы белән күргәзмә эшләячәк, чарада катнашучылар анда автогигантта җитештерелә торган барлык модель рәтләрен күрә алачак. Шулай ук чаллылылар декоратив-гамәли һәм техник иҗат буенча мастер-классларда һәм «хореография», «вокал» номинацияләрендә иҗади конкурста катнаша алачак.

Моннан тыш, "Чаллы яшьләре" флэшмобына кушылырга мөмкин булачак. Чараның төп кунагы – MBAND төркеме. Бәйрәм программасын радио ENERGY дискотекасы тәмамлаячак, аны Мәскәүдән махсус чакырылган артистлар - Going Deeper алып барачак. Яшьләр көне 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Җомга, 28 июнь 2019, 09:00