Мы в социальных сетях

Бүген "эшлекле дүшәмбе" вакытында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, юл оешмалары җитәкчеләренә ремонт эшләрен шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә башкарырга кирәклеге турында искәртте.

"Юл оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Һава торышы ремонт эшләрен уздыруга уңай йогынты ясый, ә бу: сыйфат та, вакыт  һәм куркынычсызлык та. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шәһәрдә транспорт азрак. Бу көннәрдә эшкә аеруча игътибар итәргә кирәк. Юл хезмәтенең эш үзенчәлеге сәламәтлек саклау өлкәсендәге кебек, шулай ук авиация һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләренеке кебек булырга тиеш, аларга гражданнар тәүлегенә 24 сәгать мөрәҗәгать итә", – диде ул.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, бу атнада шәһәрдә төзелә торган объектларны, шул исәптән ремонтланырга тиешле юлларны да тикшерү оештырылачак. «Балалар бакчаларын тапшыру буенча финишка якынлашабыз. Без җәй ахырында барлык 6 яңа учреждение дә файдалануга тапшырылырга һәм рөхсәт документларын алырга тиеш дип килештек. Безнең балалар 1 сентябрьдә балалар бакчасына барырга тиеш», – дип ачыклык кертте Наил Мәһдиев. 

Район башлыкларына ул торак фондны капиталь ремонтлау барышын контрольдә тотарга тәкъдим итте. Быел программага Чаллы шәһәренең 125 күп фатирлы йорты кертелгән.

Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 10:48