Бүген капиталь ремонттан соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче «Әллүки» танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек төзелгән, элек анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Ачылу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов катнашты. Чараның тантаналы өлеше алдыннан мәртәбәле кунаклар балалар бакчасы территориясен карап чыктылар. Бакча мөдире Ирина Шестак билгеләп үткәнчә, төзүчеләр бинаның фасадын тулысынча яңартканнар, өч веранда төзегәннәр, балалар мәйданчыкларындагы япмаларны ремонтлаганнар. Шулай ук верандаларга илтүче юллар да барлыкка килгән, тротуарлар тәртипкә китерелгән һәм яңа светодиод утлар куелган. Бакча янындагы территориядә яңа парковка барлыкка килгән.
Балалар бакчасы территориясендә махсус уку мәйданчыгы ясаганнар, анда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, объектта эшләр Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге «Твой дом» оешмасы тарафыннан алып барылды. Төзүчеләр узган елның ноябрь аенда эшли башлады һәм ярты ел эчендә иске бинага яңа сулыш өрде.
Әлеге барлык эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу эшләрдән шәһәр хакимияте дә читтә калмады.
Наил Мәһдиев балалар бакчасы хезмәткәрләреннән башкарылган эшләрнең сыйфаты белән кызыксынды, шулай ук коллективка яңа учреждениедә кимендә 20-30 ел эшләүләрен теләде.
«Әллүки» - балалар бакчалары һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында быел беренче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Быел Яр Чаллыда барлыгы тугыз балалар бакчасын үзгәртеп кору планлаштырыла. Алар барысы да 1 августка кадәр ишекләрен ачачак. Сүз уңаеннан, узган ел шундый ук ремонт ясалган иде. Моннан тыш, быел автокалада алты яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 июнь 2019, 15:28