Мы в социальных сетях

Мэриядә Дәүләт социаль иминиятенең актуаль мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр өчен семинар узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы Дамир Кадыйров, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы директоры Ленар Шакиров катнашты.

Рамил Хәлимов залда утыручыларны Яр Чаллыда мәктәпкәчә учреждениеләргә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе торышы белән таныштырды: «Быел без алты яңа балалар бакчасы ачабыз. Бу 1440 урын, шуларның яртысы- ясле яшендәгеләр өчен. 2020 елга тагын өч балалар бакчасы, 2021 елда биш балалар бакчасы планлаштырылган. Шуны исәпкә алып, 2021 елга 1,5 яшькә җиткән барлык балаларның да ясле төркемнәренә юлламалар белән тәэмин ителүенә ирешербез дип уйлыйм», – дип уртаклашты ул.

Иминият түләүләре белән идарә итү бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Мөлекова иминиятләүчеләрнең чираттагы финанс елына 1нче ноябрьдән дә соңга калмыйча, җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү тарифына ташламалар бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы булуын хәбәр итте.

Шулай ук эш бирүчеләргә коллективларда бәхетсезлек очраклары турында тәүлек эчендә хәбәр итәргә кирәклеге турында да искәрттеләр. Әйтик, 2018 ел эчендә социаль иминият фондына 125 җитештерү травмалары очрагы турында гариза кергән, аларның 29ы авыр нәтиҗәләргә ирешү очрагы булса, 6сы үлем белән тәмамланган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Социаль иминият фонды автокала предприятиеләре өчен җитештерү травматизмын киметү чараларына 78 млн сум бүлеп биргән. Бу узган ел белән чагыштырганда 30 млн сумга күбрәк. Алынган акчалар индивидуаль саклану алу һәм хезмәткәрләр өчен махсус хезмәт шартлары булдыру максатыннан шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан кулланыла.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 10:21