Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 июньдә Чаллыда "КАМАЗ" ААҖнең 50 еллыгына багышланган X нчы шәһәр интеллектуаль чемпионаты узачак. Анда 25 команда: эшче яшьләр, студентлар лигасы, «КАМАЗ» ААҖ лигасы һәм мәртәбәле кунаклар катнашачак. Чемпионат "КАМАЗ-мастер" спорт командасы базасында 18:00 сәгатьтә башлана.

Быелгы сезонның мәртәбәле кунаклары «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясе, шәһәр җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре булачак. Xнчы интеллектуаль чемпионат җиңүчесе партнерлардан һәм оештыручылардан бүләкләр, шулай ук күчмә Федерация Советы призын алачак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда чемпионат «КАМАЗ-мастер» командасының 30 еллыгына багышланган иде, анда команда җитәкчесе Владимир Чагин кунак булып килде.

Дүшәмбе, 17 июнь 2019, 15:52