Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингында 2 нче урынны алды, аларның нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисадый форумында тәкъдим ителде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенә әлеге форумда катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

«Бу форум Татарстан өчен үзенчәлекле. Без Россиянең башка төбәкләре, шулай ук эре оешмалар һәм халыкара компанияләр белән хезмәттәшлек турында 31 килешү төзедек, гамәлдәге партнерлар белән очраштык һәм яңа элемтәләр урнаштырдык. Татарстан Республикасы бүген-инвесторлар өчен иң кызыклы регион һәм Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре - моның тагын бер дәлиле», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форум кырларында ирешелгән килешүләрнең берсе Чаллыда югары технологияле индустриаль парк территориясендә кер юу машиналары җитештерү буенча заманча "Акыллы завод" төзү проекты булды.

Рейтинг 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча исәпләнгән: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү. Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстан – рейтингның бөтен тарихында иң тотрыклы төбәк: бишенче ел рәттән республика лидерлар өчлегенә керә, шул исәптән өч тапкыр рейтингның беренче баскычын били. Быел лидер белән аерма нибары 0,3 балл тәшкил итте. Регионның иң уңышлы күрсәткече булып бизнеска ярдәм итүнең оештыру механизмнары эшенең нәтиҗәлелеге һәм бизнесны яклау белән бәйле юнәлеш танылды. Төбәкләр арасында инвестицияләр җәлеп итү буенча рейтингның иң югары баскычында Мәскәү булды, Төмән өлкәсе лидерлар өчлеген тәмамлады.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 11:43