Мы в социальных сетях

Чаллы шахматчылары гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында шахмат буенча «Ак Ладья» ачык Бөтенроссия ярышларының финал этабында чыгыш ясадылар. Ярышлар Сочида узды, аларда 126 команда катнашты, шуларның 26сы чит илләрдән. Татарстан Республикасы составында 26-нчы гимназия укучылары Леонид Ефимов, Матвей Иванов, Равил Вәлиев һәм Яна Магизова катнашты. Яшь шахматчылар 22,5 очко җыеп, барлык командалар арасында 9 нчы урынны алдылар.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 11:46