Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                       Хөрмәтле Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре! 

                           Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 

 Медицина хезмәткәрләре көне – табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркалар, фармацевтлар, провизорлар һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче башка күп кенә кешеләрнең иҗтимагый әһәмиятен һәм хезмәтләрен тану көне. Кешеләр тормышы сезнең эшчәнлектән башка мөмкин түгел. Сез көн саен кешеләрнең авырулары, кайгылары, ә кайвакыт үлемнәре белән дә очрашасыз. Һәм бу җиңел түгел. Үз һөнәреңне һәм кешеләрне чын-чынлап яратырга, үз табиблык бурычын намус белән үтәргә, теләсә кайсы пациентка ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булырга кирәк.

  Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре һәрвакыт Татарстан Республикасында иң яхшыларының берсе булдылар. Безнең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә эксперт фикерләре исәпкә алынучы белгечләр эшли. Яңа технологияләр кертү нәтиҗәсендә балаларга һәм өлкәннәргә амбулатор-хастаханә һәм стационар шартларда медицина ярдәмен күрсәтү дәрәҗәсе елдан-ел югарырак. 

 Чаллы сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы традицияләренә нигез салган һәм кешеләргә иртәгәсе көнгә ышанычларын кайтарырга, тормыш шатлыгын тагын бер кат тоярга ярдәм итүче лаеклы варислар тәрбияләгән тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең алга таба да чәчәк атуын телим! Иң яхшылары булыгыз, үзегез сайлаган һөнәрегезгә тугры калыгыз!

                                                                                                                         Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                             Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 07:36