Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллы" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Саранск шәһәрендә узган җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнаштылар. Анда Чаллы спортчылары 10 медаль яулады. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында узган ярышларда Софья Петрова (җиде төр ярыш), Марина Салахова (4х100м эстафеталы йөгерүдә), Елизавета Ермолаева (сөңге ыргытуда) беренче булдылар. 

Данил Кузнецов һәм Алексей Никитин 4х400м эстафетасында бронза медаль яулады. Данил Кузнецов 100 һәм 200 метрга йөгерүдә бронза медальгә ия булды. 4х400м эстафетасында өченче урынны Эльвина Шиһапова һәм Мария Рычкова яулады.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 14:12