Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Россия көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда 12 чаллылы төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булды. Тантана башланыр алдыннан кунаклар Яр Чаллы картиналар галереясы, Башкарма комитетның архив бүлеге һәм ЗАГС идарәсе тарафыннан оештырылган картиналар, архив фотолары белән таныша алдылар. Күргәзмәне шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев карады, ул бүләкләнүчеләрне котларга килгән иде.

«Безнең шәһәр аерым тарихка ия. Кыска гына вакыт эчендә Кама елгасы ярларында завод та, шәһәр дә төзелгән. Бүген инде чаллылыларның яңа буыны моннан ярты гасыр элек салынган яхшы традицияләрне дәвам итә», - дип тантананы ачып җибәрде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, кунакларны сәламләп. – Мин залда озак еллар социаль-мәдәни өлкә, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм башка тармакларда намуслы һәм озак еллар эшләгән хезмәттәшләремне күрәм. Сез кешеләрне дәвалыйсыз, балаларны өйрәтәсез, сезнең тәрбияләнүчеләрегез спортта югары үрләргә ирешәләр, Яр Чаллы шәһәрен таныту өчен барысын да эшлисез! Бу безнең өчен дә, сезнең өчен дә бик мөһим. Нинди генә өлкәдә булуга карамастан, сезне күңел биреп эшләү берләштерә. Сезнең һәрберегезгә югары хөкүмәт бүләкләрен республика, шәһәр, ил җитәкчеләре кулыннан алынган бүләкләрне генә түгел, ә иң яхшы укучыларыгыз, пациентларыгыз, бергә эшли торган хезмәттәшләрегезнең иң зур бүләк булуын телим».

Бүләкләнүчеләр арасында бүген «Витязь» спорт мәктәбе тренеры Алмас Талип улы Заһретдинов та бар. Билбау көрәше һәм самбо буенча Татарстан Республикасының атказанган тренерына республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре" исеме бирелде.

          

Алмас Заһретдинов хезмәт юлын 37 ел элек “Камаз” спортклубында көрәш һәм самбо буенча тренерлыктан башлый. Шул вакыт эчендә ул танылган спортчылар - билбау көрәше буенча атказанган спорт мастеры, билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, самбо, дзюдо, билбау көрәше буенча 21 РФ спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына 38 кандидат әзерләп чыгара.

Югары профессиональлеге, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чаллы шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова да ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татьяна Быданованың беренче эш урыны балалар бакчасы була, аның хезмәт юлы шунда башлана. Мәшгульлек үзәгендә ул 1991 елның октябреннән бирле хезмәт куя. 2008 елның маенда җитәкче вазыйфасына билгеләнә. Хезмәттәшләре Татьяна Быданова турында сөйләгәндә, аның фактларны анализлау, өстенлекләр билгеләү һәм уйланылган карарлар кабул итү сәләтен билгеләп үтәләр. Ул шәһәр файдасына хезмәт итүче бердәм команда булдырды.

Очрашуда катнашучылар тагын бер Татарстан Республикасы президенты Рәхмәт хатына лаек булучыны - «Яр Чаллы шәһәренең ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Рафыйк Имайкинны алкышлар белән каршы алдылар. Кораллы Көчләрдә хезмәт итү, укытучылык эше һәм иҗтимагый оешмаларда хезмәт итү тәҗрибәсен ул ветераннар Советы эшендә дә куллана. Үз эшендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, локаль сугышта катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына аерым игътибар бирә, моның өчен социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.

Шулай ук 10 нчы мәктәп директоры Ирина Бодрова, А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей директоры Зоя Редько, Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев һәм 2нче хастаханәнең баш табибы Азат Фәтхетдинов Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры Фәрит Залакаев, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтының физик тәрбия җитәкчесе Денис Федоров Министрлар Кабинеты Рәхмәтен шәһәр мэры кулыннан алды.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Эш кәгазьләрен алып бару бүлеге башлыгы Айгөл Бареева бүләкләнде. Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы буларак Илмир Исхаков "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хатына ия булды. Күптән түгел ул Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Сишәмбе, 11 июнь 2019, 17:07