Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Җиңү паркында Россия көне уңаеннан бәйрәм программасы узды. «Биюче Чаллы» проекты аерым номерларның берсе булды, анда 400 укучы дүрт бию башкарды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Биюче Чаллы" Шәһәр укучылар Советы балалар иҗтимагый оешмасының төп проекты булып тора һәм шәһәрнең Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

Шәһәр мәктәпләре укучылары дүрт бию башкарды: татар биюе, рус кадриле, поппури һәм «Мин Чаллыны яратам» рок-н-роллы. Катнашучыларның чыгышларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Үзәк районы башлыгы Винер Харисов, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин карады. "Бик яхшы проект!"- дип шәрехләде шәһәр башлыгы үзенең кесә телефонына видео төшереп.

Чәршәмбе, 12 июнь 2019, 13:06