Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Җиңү паркында Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуга шәһәр Советы составына керүче укучылар җыелды. Бүген оешмага шәһәрнең 62 мәктәбеннән 124 депутат керә. Быел шәһәр укучылар Советы составына 39 нчы яңа мәктәп тә өстәлде.

Экскурсия вакытында укучылар бу елда тормышка ашырыла торган төп проектлар турында сөйләделәр. Мәсәлән, эшче һөнәрләр елы кысаларында, шулай ук Кама автомобиль заводына нигез салынуга 50 ел тулу уңаеннан, шәһәр укучылар Советы депутатлары тарафыннан «Шәһәр укучылар советы траекториясе» һөнәри юнәлеш бирү проекты эшләнде. Ул төрле форматларны күздә тота: декада, конкурслар, уеннар, экспертлар белән очрашулар, профильле сменалар, акцияләр. Төп бурыч - Чаллы укучыларын Татарстан Республикасында өйрәнергә мөмкин булган һөнәрләрнең күптөрлелеге белән таныштыру.

Яшь чаллылылар шәһәр мэрына үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм шәһәр үсешенең алдагы планнары турында белә алдылар.

«Бүген безнең илебез иң төп дәүләт бәйрәмен – Россия Федерациясе көнен билгеләп үтә. Бу әле яшь бәйрәм, әмма ул үзенең тамырлары белән меңьеллык тарихка китә. Бүген илебезнең барлык почмакларында да зур, бөек, матур, күпмилләтле һәм тату илдә яшәвебезне тагын бер кат искә төшерү өчен бәйрәм чаралары уза. Безнең илдә, тарихта иң мөһиме-кешеләр. Үз хезмәтләре, таланты, тырышлыклары, уңганлыклары, яхшы укулары белән илебез көчле һәм куәтле булсын өчен барысын да эшли алган кешеләр. Безнең шәһәрнең аерым тарихы бар. Яшь буынга: быел без КАМАЗ төзелеше башлануга 50 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тарих өчен 50 ел – ул мизгел генә. Әмма бу кыска гына тарихи мизгел эчендә беренче төзүчеләребез - әбиләребез һәм бабайларыбыз яшьли килеп Кама ярында йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң эре завод булдырдылар, ярты миллионлы шәһәр төзегәннәр. Шәһәребездә яшәргә, укырга, эшләргә уңайлы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек», – дип проектлар белән танышып чыкканнан соң, Наил Мәһдиев шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел балалар иҗтимагый оешмасы үзенең юбилеен -15 еллыгын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә шәһәр укучылар Советы мәктәбен 2 меңнән артык бала үткән, иҗтимагый оешма активистлары тарафыннан 1 500дән артык чара һәм акция уздырылган. Аларның күбесе, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән, шәһәр дәрәҗәсенә чыкты.

Чәршәмбе, 12 июнь 2019, 13:11