Бүген Яр Чаллыда "1 нче Постның иң яхшы сафта торучылары" шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Быел бу мактаулы исемгә 20 укучы лаек булды. Иң яхшы постчыны Мәскәүгә юллама белән бүләкләделәр, анда алар Александровск бакчасында Билгесез солдат кабере янындагы Хәтер вахтасында сафта торачаклар. Яшь чаллылыларга бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды. Шулай ук шәһәр хакимияте карары буенча 15 укучы Санкт-Петербургка бару өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Укучыларның барлык чыгымнары шәһәр бюджеты хисабына булачак.



При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 июнь 2019, 14:16