Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Тантаналы шартларда паспортлар тапшыру Җиңү паркында һәм Комсомол скверында узды. Беренче паспортларны Чаллыда яшәүче 13 яшь яшүсмер алды. «Без илебез белән горурланабыз. Сезнең белән бергә без шәһәрне яхшырак, күпмилләтле республикабызны матуррак итәргә телибез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, һәр гаиләдә тынычлык, татулык, мәхәббәт тантана итүен телим», - дип котлады катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Чара башланыр алдыннан Комсомол скверында Наил Мәһдиев паркны карап чыкты һәм территориянең чаллылылар өчен бик яхшы ял итү урыны булуын ассызыклады. Исегезгә төшерәбез, скверны тантаналы шартларда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачканнар иде. Ул вакытта шәһәр башлыгы һәм республика президенты скверда чыршы утырттылар.

Чәршәмбе, 12 июнь 2019, 14:35