Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Энтузиастлар бульвары Россия көнен билгеләп үткән мәйданчыкларның берсе булды. Биредә чаллылылар өчен «Без бергә  - зур көч, без бергә - Россия иле» дигән бәйрәм программасы оештырылды. Шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәм белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады. Ул 14 яше тулган чаллылыларга паспорт тапшырды. Шулай ук бу вакыйга белән балаларны ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутатлары Олег Николаев һәм Олег Коробченко котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Кунаклар өчен "Кызыл Тау» мәдәният үзәге, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе, 4 нче балалар музыка мәктәбе, 74 нче  "Айсылу" балалар бакчасы артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Моннан тыш, бульвар территориясендә кызыклы уен, спорт мәйданчыклары, төрле ярышлар, мастер-класслар оештырылды.

Чәршәмбе, 12 июнь 2019, 19:50