Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллының төзелә торган объектларында эшләрнең барышын тикшерә. Күчмә киңәшмәнең беренче ноктасы автостанция районы булды, анда хәзер җир асты җәяүлеләр кичүе төзелә. Хәзерге вакытта объектта Муса Җәлил проспекты буенча урнашкан су белән тәэмин итү һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен сузу буенча эшләр бара. Төзелүче җир асты кичүенең биеклеге - 2,6 метр, киңлеге 4 метр булачак. Объектны төзү белән "Твой дом" подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Җир асты кичүенең проект документлары дәүләт экспертизасын узган.

"Объект мөһим һәм кирәкле. Берничә дистә еллар бу районда җәяүлеләр өчен җир асты кичүе кирәклеге турында сөйләшүләр булды. Хәзер вәгъдә бирүдән мәсьәләне практик хәл итүгә керештек. Кызганычка каршы, бу - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре иң күп була торган урын. Ул 30-40 еллар элек үк төзелгән булырга тиеш иде, ләкин төзү җаваплылыгы безгә төште. Аны бөтен куркынычсызлык таләпләре буенча эшләргә кирәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш эшләренең бәясе 90 млн сумны тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 07:39