Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Төзелеш объектларын карау барышында Наил Мәһдиев Тынычлык проспектында ремонтлана торган юлларны карады. Хәзерге вакытта шәһәрнең төп магистральләренең берсендә 37 км озынлыктагы юл катламы ремонтлана. Объектта эшләрне Чаллының «Трест Камдорстрой» төзелеш оешмасы башкара. Юл төзүчеләр тәүлек буе эшли. Хәзерге вакытта ремонт 30%ка үтәлгән.

"Безнең шәһәрнең бердәнбер үзәк магистрале бу, мин беренче автоюлны санамыйм, чөнки ул ГЭС, ЗЯБ, Яңа шәһәрне тоташтыручы федераль юл, башка юл юк. Бу Мәскәү проспектының дәвамы кирәкме дигән сорау буенча. Моңа карата берничә фикер бар. Минемчә, күпчелек аның кирәклеген аңлый . Бүген анда гражданнар милкен бәйсез бәяләү буенча эшләр бара, шуның нигезендә, без гражданнарның мөлкәтен сатып алачакбыз һәм аларның җир һәм милек хокукларын компенсацияләячәкбез. Безгә Мәскәү проспектын дәвам итү өчен коридор кирәк. Ярты миллионлы шәһәрдә транспорт чараларынгың саны арта гына барачак. Төп магистральне ремонтлыйбыз, чөнки ул иң югары транспорт йөкләнешенә ия", - дип билгеләде мэр. Тынычлык проспектындагы юлларны ремонтлау Мәләкәс елгасы һәм Казан проспекты аша күпердәге бөкеләр проблемасын хәл итәр дип көтелә. Контракт буенча ремонт эшләрен тәмамлау срогы - 14 ноябрь.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 10:12