Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген автокалада мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешенең барышы белән танышып йөрде. Шәһәр башлыгы биш төзелеш мәйданчыгында булды. Замелекесье микрорайонында берьюлы ике балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Башта шәһәр башлыгы җаваплы затлар белән микрорайонның 22 комплексында урнашкан «Смешарики» бакчасында булды. 220 урынга исәпләнгән объектны төзү белән «Стройтраст» оешмасы шөгыльләнә.

Аннары Наил Мәһдиев Замелекесьеның 20 микрорайонында «Домкор Строй» компаниясе төзи торган «Капитошка» балалар бакчасында булды. Бинада бизәкләү - бакча стеналарын бизәү эшләре бара. Төзүчеләр спорт залы өчен куркынычсыз катлам да әзерләгән, анда махсус «йомшак» линолеум булачак. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шулай ук 220 бала өчен исәпләнгән.

35 комплекста урнашкан 123 нче "Акчарлак" балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышуның өченче ноктасы булды. Территориядә 12 веранда төзелгән, хәзер төзүчеләр идән түшәргә әзерләнә. Дизайн белән Елена Сафиуллина шөгыльләнә. Балалар бакчасы шулай ук 220 баланы сыйдырачак, хәзерге вакытта алты ясле төркемен формалаштыру һәм кадрлар туплау бара. Мэрга бакчаның ачылышын июль уртасында хәл ителәчәк дип вәгъдә бирделәр. Объектны «Евростиль» компаниясе төзи. Объектны карап, шәһәр башлыгы төзүчеләр алдында шул исәптән җиһазлар белән тәэмин итү бурычы торуын билгеләп үтте.

Аннан соң яңа шәһәрнең 14 комплексында "Синең йорт" төзелеш компаниясе тарафыннан төзелеп килүче «АБВГДейка» балалар бакчасында булдылар,  мэрга бакчаның балалар белән тулысынча һәм коллектив белән 70%ка тәэмин ителүе турында хәбәр иттеләр. 220 урынның 120се ясле төркеменә туры килә. Төзүчеләр якындагы территорияне төзекләндерү турында да онытмыйлар. Шулай итеп, учреждение территориясендә 80ләп парковка урыны булдырылган. Алардан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре генә түгел, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә файдалана алачак.

«Яңа балалар бакчасы тирәсендә яңа парковка урыннары булдыру зарурлыгы барлыкка килә, шулай ук ике яктан керү юллары норматив хәлгә китерелә. Монда янгын һәм төп керү юллары каралган. Ремонт эше Хәсән Туфаннан балалар бакчасына кадәр һәм Шамил Усманов урамына таба бара», - дип хәбәр итте ПАД МУП директоры Фәрит Сәлахов

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төзелә торган барлык объектлар да керү юллары төзүне күздә тота. Барлык бакчалар тирәсендә тротуар төзү каралган. Иң соңыннан мэр 63 микрорайонда урнашкан 121 нче  «Сабантуй» балалар бакчасын йөреп чыкты. Ул 340 урынга исәпләнгән, биредә 18 төркем булачак, шуларның 10сы – ясле төркеме. Учреждениедә махсус төркемнәр ачылачак.

Быел Яр Чаллыда алты яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Объектлар төзелеше «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 11:51