Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда Кытайның Haier компаниясе тагын ике объект төзелешен башларга планлаштыра. Бу хакта «Хайер Лаундри машиналар РУС» төзелеш бүлеге җитәкчесе Илгиз Закиров кер юу машиналары җитештерү заводын төзү вакытында сөйләде: "Бүгенге көндә бу объектларның нинди булачагы һәм ниләр җитештерәчәге турында сөйләшүләр алып барыла. Әмма аларның берсе логистика үзәге булачагын төгәл беләбез", - дип сөйләде ул.

Кер юу машиналарын җитештерү заводында бүгенге көндә төзелеш эшләренең 90%ы, эчке һәм тышкы инженерлык коммуникацияләренең 70%ы үтәлгән. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Ай ахырына заводның тышкы кыяфәте тәмамланыр дип көтелә. Ул вакытта эчке челтәрләр төзелеше башланачак. 

"Шәһәр өчен проект, анда яңа югары технологияле эш урыннары булуы белән мөһим. Икенчесе-яңа компетенцияләр, элек Яр Чаллы шәһәрендә булмаган яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк - бу катлаулы көнкүреш техникасы җитештерү буенча белгечләр. Яр Чаллы шәһәре акрынлап дөньякүләм дәрәҗәдәге катлаулы көнкүреш техникасы җитештерә башлаган шәһәргә әйләнә. Без икътисадны диверсификацияләү белән шөгыльләнәбез. Күпмедер дәрәҗәдә моно-бәйлелектән китәбез, чөнки бездә бюджет барлыкка китерүче бер предприятие бар иде. Бүген без автомобиль төзелеше белән бәйле булмаган башка производстволарның үсеш кичерүе турында уйлыйбыз. Бу шәһәр икътисадына ныклык бирә", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Илгиз Закиров хәбәр иткәнчә, бүген локаль компанияләр эзләү бара, аларны җитештерү өчен комплектлау җиһазлары белән тәэмин итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 13:41