Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 сентябрьдә автокаланың 65 нче микрорайонында төзелә торган яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Объектта төзелеш эшләренең барышы белән бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. Экскурсияне мәктәп директоры Вадим Матюшин үткәрде. Бүген территориядә эчке инженерлык челтәрләрен көйләү һәм эчке бизәкләү эшләре алып барыла.

"Мәктәп күзгә матур күренә", – дип билгеләп үтте мэр, мәктәп территориясен карап. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп төзелеше «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгына багышланган, шуңа күрә аның дизайнында бина фасадында һәм учреждение эчендә автогигант темасына басым ясалачак. Интерьерда витражлы ишекләр дә каралган. Мондый ишекләр икенче катта, өлкән сыйныф укучылары укый торган кабинетларга куелган. Шулай ук мәгариф учреждениесенең профильле юнәлеше дә техник дисциплиналар белән бәйле булыр дип көтелә.

«Без физика фәнен иртәрәк өйрәнә башлыйбыз, 6 сыйныфтан аны түгәрәкләр рәвешендә кертергә планлаштырабыз. Шулай ук өстәмә сызым дәресе кертергә уйлыйбыз. Фән уку планында булмаячак, балалар бу дәресләргә факультатив рәвештә йөриячәк», – дип сөйләде учреждение директоры Вадим Матюшин.

Бассейнлы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Әмма укучылар саны күбрәк булыр дип көтелә. Яңа микрорайонда уку урыннарына ихтыяҗ зур.  Быел учреждение 13тән артык беренче сыйныф укучылар кабул итәргә әзерләнә. Директор хәбәр иткәнчә, учреждение тулысынча укытучылар белән тәэмин ителгән.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 13:45