Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне – Бибинәсимә Вахитова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Саба районының Мамалай авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Дүрт сыйныф тәмамлый. Укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый, әти-әниләре һәлак була һәм ул ятим кала. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә йөри: басуда, чәчүдә, урман әзерләүдә катнаша. Бөтен эшне өлкәннәр белән тигез алып бара. 24 яшендә кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә кыз тәрбияләп үстерәләр. Аннан гаилә Урал якларына күчә. Бибинәсимә Вахитова гомере буе шахтада эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзер ветеранның оныгы бар. Бибинәсимә Вахитова "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «КАМАЗ» ААҖ ветераннар советы рәисе Роза Исмәгыйлова котлады.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 14:25