Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда 14 яше тулган унсигез яшь гражданга Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чарада тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Чараны ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Сергей Викулов ачып җибәрделәр. Тантаналы рәвештә балаларга паспортларны Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Олег Николаев һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева тапшырдылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары шәһәрнең миграция хезмәте районнары белгечләре, балаларның туганнары һәм якыннары булды.

Пәнҗешәмбе, 13 июнь 2019, 17:17