Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Тольятти шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге вәкилләре Яр Чаллыда булып киттеләр. Делегация составына Тольяттиның «Акыллы шәһәр»  телепрограммасы өстендә эшләүче команда әгъзалары керде.  Алар арасында Тольятти Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты, программаны алып баручы Виктор Шамрай, журналист Павел Недорезов, телеоператор Александр Туровский һәм «Акыллы шәһәр» режиссеры Елена Кузнецова бар иде. Кунакларны Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров каршы алды һәм автокала буйлап экскурсия уздырды. Алар 2.18 адресы буенча бизнес-үзәкнең панорамалы мәйданчыгында, В. Д. Поташов исемендәге техник көллияттә булдылар. Анда яңа техник лаборатория һәм сәнәгать робот техникасы белән таныштылар. Кунаклар шулай ук 30 нчы мәктәптә дә булырга өлгерделәр.

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Чаллы филиалы директоры Лилия Ягудина һәм мәктәп директоры Алена Кәримова инженерлык мәктәбен булдыруның чишмә башы турында сөйләделәр, шулай ук делегатларның барлык сорауларына да җавап бирделәр.

Җомга, 14 июнь 2019, 09:08