Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Медицина хезмәткәре көне алдыннан сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын хөрмәтләделәр. Тантаналы чара "Энергетик" мәдәният сараенда узды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәрнең медицина хезмәткәрләрен котлады һәм "Иң яхшы балалар табибы-2019" Халык тануы конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Мактаулы исемгә 5 нче балалар шәһәр хастаханәсенең участок табиб-педиатры Гөлйөзем Исмәгыйлева лаек булды. Аңа Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты һәм акчалата премиясе тапшырылды.

"Әлеге һөнәри бәйрәмдә бик теләп катнаштым. Бүген аларны котлап кына калмадылар, шәһәрдә һәм республикада тармак үсеше бурычлары турында да сөйләштеләр. Хөрмәтле табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары! Барыгызга да зур бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм рәхмәтле пациентлар телим!"- диде Әлфия Когогина.

 «Иң яхшы балалар табибы» конкурсы Чаллыда Әлфия Когогина инициативасы буенча алтынчы тапкыр уздырыла. Быел тавыш бирү барышында шәһәрдәшләр яраткан табиблары өчен 19 мең тавыш биргән.

Җомга, 14 июнь 2019, 11:19