"Замелекесье" шәхси секторында яшәүчеләр "Сабантуй" милли бәйрәме традициясе буенча бистә бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чаллылыларны Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов, "Замелекесье" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фирдәүс Гаянов сәламләделәр. Бәйрәм программасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Кунаклар өчен "Энергетик" мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Әлеге чарада шәһәр Советы депутатлары Марсель Мингалимов һәм Олег Коробченко исеменнән мактаулы гражданнарга һәм бистә активистларына, предприятие җитәкчеләре һәм Замелекесье бистәсендә яшәүчеләрдән бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 июнь 2019, 11:51