Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 июньдә Яр Чаллыда КФУ фәнни-техник институтының Инжиниринг үзәгендә "Фән төне" узачак. Бу Казан федераль университетының фәнгә багышланган уникаль проекты, анда кунакларга яңа, гадәти булмаган фәнни юнәлешләрнең төрле этаплары тәкъдим ителә. Быел бәйрәм кунакларын 20дән артык күңел ачу һәм фәнни мәйданчык көтә. Чаллылыларны Кытай иероглификасы, сыр әзерләү, тизтәрҗемә итү, полимер балчыктан эшләнмәләр ясау, җәйге чәчәк бәйләмнәре һәм тукымаларга сәнгати бизәлеш буенча мастер-класслар көтә. Шулай ук кызыклы криминалистика лабораториясе, «Кеше тормышында электромагнит кырлар», «Иң сәламәт милләт», «Электр разрядлы генераторы», «Кинода хокук нормалары», «Әйләнә-тирәбездә математика» дип аталган мәйданчыклар эшләячәк. Сыек металл  белән мавыктыргыч экспериментлар, психологик тест уздыру һәм таможня чигендә гамәлләр модельләштерү оештырылачак.  Әйдәп баручы белгечләр акча туплау һәм сакчыл җитештерү серләрен ачачак. Чара программасында «Боз һәм ялкын», «Мобиль планетарий» уникаль фәнни тамашалары каралган. Барлык мәйданчыкларга керү алдан теркәлү буенча ирекле.

Чәршәмбе, 19 июнь 2019, 16:20