Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                   Кадерле чаллылылар, шәһәр кунаклары! 

                           Сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм! 

 Сабан туе татар халкының гореф-гадәтләрен берләштерүче  матур бәйрәмгә әверелде һәм йөзләрчә елдан соң да ул үзенең актуальлеген югалтмый, заманча колорит белән тулылана бара һәм төрле милләт вәкилләрен җәлеп итә. Сабан туеның асылы һәрвакыт үзгәрешсез кала. Бу көнне без кырларда иген үстерүче фидакарь игенчеләрне хөрмәтлибез. 

Без аларга намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, алар ярдәмендә Чаллы шәһәренең ярты миллионлы халкы азык-төлек белән тәэмин ителә. Ел саен Чаллы Сабан туе мәйданы һәм Ипподромы меңләгән катнашучыларны, тамашачыларны, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы артистларын җыя. 

Бәйрәм халкыбызга үз тамырларын хәтерләргә, туган мәдәниятләренә һәм телләренә ихтирам белән карарга ярдәм итә. Бәйрәм көнендә Сабан туе барыгызга да яхшы кәеф бүләк итсен һәм туганнар, дуслар, якыннар белән очрашудан матур тәэсирләр калдырсын. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

                                                                                                                      Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                            Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 08:55