Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Михайлович Гринькога 95 яшь тулды. Ул Ростов өлкәсенең Фомин хуторында туган. 1943 елда Петр Михайлович Совет Армиясе сафларына 1 нче Украина фронтының 5 нче мотоукчылар бригадасына чакырыла. 1944 елда яралана, шуннан соң Ростов-на-Дону шәһәре госпиталендә дәвалана. 1944 елда туган ягына әйләнеп кайта, анда совхозда зоотехник булып эшли һәм читтән торып Новочеркасск шәһәренең авыл хуҗалыгы институтында укый.

Белем алгач, Петр Михайлович Аскания-Нова (Украина) бистәсенә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы Терлекчелек фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Петр Михайлович ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы бар.

«II дәрәҗә Ватан сугышы», «Батырлык өчен» орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Петр Михайловичны Россия президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Җомга, 14 июнь 2019, 17:00