Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе узды. Бәйрәм кунаклары өчен традицион ярышлар оештырдылды: капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә капчык белән көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү, призлар кисү, армрестлинг, гер күтәрү һәм иң мөһиме көрәш булды.

Сабан туен тантаналы рәвештә Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Флера Андреева ачты һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

Кунакларны бәйрәм белән Россия Федерациясе президенты каршындагы Милли хәйрия фондының төбәк бүлеге җитәкчесе Юрий Остроумов та котлады: «Минем илебезнең бер почмагында да, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туен Яр Чаллыдагы кебек күңелле һәм яхшы итеп үткәргәннәрен күргәнем юк иде әле. Аның 18нче ел дәвамында үткәрелүе зур әһәмияткә ия», - диде ул.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидлар җәмгыяте активистларын һәм спортчыларын бүләкләделәр. Сабан туен традицион ярышлар һәм концерт программасы белән дәвам иттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе-2019»ның абсолют батыры Айрат Хуҗин булды.

Җомга, 14 июнь 2019, 17:41