Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган мөселманнар съездында, "Изге Болгар җыены" чарасында катнаша. Съезд гадәттәгечә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә уза. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 10 елда Болгарда территорияне үзгәртү, яңарту буенча күп эш башкарылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бәйрәм Россиянең барлык почмакларыннан меңләгән мөселманны җыя.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 15 июнь 2019, 12:29