Яр Чаллыда Сабан туеның кичке программасын карарга Мәйданда меңләгән чаллылылар һәм шәһәр кунаклары җыела. Быелгы бәйрәм концерты "Күңел" радиостанциясе тарафыннан оештырылды. Анда 100 меңгә якын кеше килде.
Бәйрәм кунаклары - Яр Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының популяр җырчылары: Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, "Казан егетләре" төркеме, Вадим Захаров, Илнур Коләхмәтов, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова. Артистлар барысы да инде яратып өлгергән хитларны башкардылар, ә тамашачылар аларга кушылып җырладылар.
Сабан туе искиткеч салют белән тәмамланды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 16 июнь 2019, 22:33