Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Михайловна Сысоева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Любовь Михайловна Куйбышев районы Щербедь авылында туа. Сугыш елларында Минзәлә шәһәренә мәктәпкә йөри. 1948 елда сугышта катнашкан Сысоев Николай Захаровичка кияүгә чыга. Любовь Михайловна озак еллар Минзәлә медицина училищесында физика укытучысы булып эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, җиде оныгы, биш оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. 2014 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Любовь Михайловна «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта юбиляр актив тормыш белән яши, иҗат, поэзия белән мавыга. Кунакларга үзенең тормышы турында язган шигырьләрен бик теләп укыды.

Шимбә, 15 июнь 2019, 18:47