Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда милли бәйрәм - Сабан туе уңаеннан чаралар башланды. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары җыелган мәйданчыкларның берсе - "Әкият" дигән кече мәйдан булды. Монда балалар өчен уеннар һәм бәйгеләр оештырылды: көрәш, капчык белән сугышу, чүлмәк вату һәм башка бик күп милли уеннар үтте. 

Әкият зонасында күп кенә интерактив мәйданчыклар эшли, анда килүчеләр милли орнамент белән балчыктан ясалган әйберләр ясауда, әкият геройларын кисүдә, милли орнаментлар чигүдә мастер-классларда катнаша алалар. Шулай ук биредә берничә спорт мәйданчыгы оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр үз-үзләрен җәядән ату, гол кертү, скакалкада сикерү һәм башка ярышларда сынап карый алдылар.

1 нче балалар музыка мәктәбе көче белән ике фотозона оештырылды: берсе милли мотивларны, икенчесе музыкаль тематиканы үз эченә ала. 16:00 сәгатькә кадәр аниматорлар һәм костюмлы курчаклар бәйрәмдә катнашучыларның күңелен күтәрәчәк.  Яр Чаллы дәүләт татар драма театры актерлары балалар спектакле күрсәтәчәк. Концерт программасында «Планка – мьюзик» продюсерлык үзәге, «Мизгел» җыр театры, «Семь морей» театры, Алинә Хәйруллина бию студиясе, балалар театр сәнгате мәктәбе катнаша. Шулай ук «Кояшлы мозаика» цирк программасы да күрсәтеләчәк.

Теләгән кешеләр «АК БАРС» хоккей клубы мәйданчыгында була һәм өстәл хоккенда көч сынаша, балалар театр сәнгате мәктәбенең уен зонасында аквагримны ясау серләренә төшенә, «Лайк» футбол клубында кунакта була, «Леруа Мерлен» остаханәләрендә һәм башка кызыклы чараларда катнаша ала.



Якшәмбе, 16 июнь 2019, 10:42