Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда милли татар бәйрәме Сабан туе киң колач белән билгеләп үтелә. Чаллылыларны котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Хөрмәтле кунакны Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Аннары алар "Әкият" һәм "Авылкаем" кече мәйданчыкларын карадылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе һәм шәһәр башлыгы халык һөнәрләре ярминкәсе белән танышты, анда Татарстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгать осталары кул эшләре, татар халык көнкүреше тәкъдим ителде. Мәйданчыклар белән танышып йөрү колгага сөлге бәйләү белән тәмамланды.

Аннары мәртәбәле кунаклар КАМАЗ интерактив зонасына экскурсиягә юнәлделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автомобильләрнең махсус күргәзмәсе автогигант төзелүгә 50 ел тулуга багышланган.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 12:06