Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу тантанасы гадәттәгечә "Яр буе" паркының төп сәхнәсендә узды. Бәйрәм сәхнәсеннән чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев үз чыгышында автокалага финанс ярдәме күрсәткән өчен ил һәм Республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде: «Бүген Яр Чаллы бәйрәмне яхшы кәеф белән каршы ала. Без йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлауны дәвам итәбез. Без урамнарны, ишегалларын, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәбез. Ремонттан соң тугыз балалар бакчасы яңа тормыш алачак. Безнең шәһәр актив төзелеш фазасында – яңа йортлар, шул исәптән социаль ипотека буенча да файдалануга тапшырыла, алты яңа балалар бакчасы, 65 нче микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Безнең барыбыз өчен дә бу үзгәрешләр – иң мөһим үзгәрешләр, алар Чаллыда яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. Бу уңай үзгәрешләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Барлык чаллылылар исеменнән, Алексей Валерьевич, Татарстан Республикасы премьер-министры буларак, сезгә ихлас  рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә автомобиль юлларын ремонтлауда җитди ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, Чаллы халкын котлап, автокалада бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын  билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, анда болай диелә: «Күп гасырлар дәвамында Сабантуй безнең өчен иң шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйгаларның берсе булды һәм шулай булып калачак та. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, Сабантуйның киң мәйданы безгә үзебезнең туган мәдәниятебезгә катнашыбыз булуны тою, татар теленең көйле яңгырашын ишетү, үзебезнең иң яхшы сыйфатларны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә».

Бәйрәм барышында төп сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны хөрмәтләделәр.

Шулай ук WorldSkills Russia 2019 милли чемпионаты җиңүчеләрен дә билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы җыелма командасы «Яшь профессионаллар» VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) 2019 финалының медаль зачетында беренче урынны алды. Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасына Чаллы студентлары 14 медаль китерде. Яр Чаллының Педагогия көллияте, В. Д. Поташов исемендәге техник көллияттә белем алучылар, Политехника көллияте, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы алты алтын, дүрт көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 13:00