Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Сабан туе гүзәле" шәһәр конкурсы традицион рәвештә милли бәйрәм – Сабан туе алдыннан уза. Җиңүче исемен шәһәр мәйданы сәхнәсендә бәйрәм гала-концерты ахырында җиткерделәр.  Җиңүче исеменә Чаллы педагогия көллияте студенты, 18 яшьлек Динара Фәрдиева лаек булды.

Конкурсның финалына барлыгы сигез кыз чыкты. Сайлап алу туры 2019 елның апрелендә үк узды. Шул вакыттан бирле катнашучылар конкурска актив әзерләнделәр. Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә чыгышы, модель сәнгате буенча педагоглар, режиссерлар, модельерлар һәм конкурсның визажистлары эшләде. Конкурска әзерлек графигына видеога төшерү һәм фотосессия дә керде.

Конкурсның тарихы 1993 елдан ук башлана. Аның максаты – татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру. Конкурста югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары, шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 19:40