Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сабан туеның иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе билбау көрәше булды. Ярышлар төш вакытында башланды, келәмгә барлыгы 110 көрәшче чыкты. Кичке биштән иң элек үз авырлык категорияләрендә, ә соңрак абсолют чемпион исеме өчен финал ярышлары старт алды. Көрәшнең хөкемдары бу көнне үзенең туган көнен билгеләп үтүче, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Алмас Заһретдинов булды.

Келәмгә үз үлчәү категориясендә җиңү яулаган биш көрәшче чыкты, болар -  Ришат Камалов (60 кг), Ленар Ситдыйков (80 кг), Равил Зәйнәшев (70 кг), Ранис Гыйлаҗетдинов (130 кг) һәм "2018 елның абсолют батыры" исеменә лаек булган Эльдар Хәмитов (95 кг). Абсолют батыр калган көрәшче тәкә һәм "Лада Гранта" автомобиленә лаек булачак.

Көрәш киеренке барды. Үзеннән күпкә авыррак көндәше Гыйләҗетдинов белән көрәштә Эльдар Хәмитов һәр очконы авырлык белән яулады. Җиңүчене беренче биш минут эчендә генә билгеләп булмады -  көрәшчеләргә кушаклар бәйләделәр. Эльдар Ранисның авырлыгына бирешми кебек тоелды.  Спортчыларны җанатарлар җиңүгә рухландырып торды. Көрәш вакыты тәмамланды.  Нәтиҗәдә, Ранис Гыйлаҗетдинов 5:3 исәбе белән җиңү яулады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев көрәшчене котлады һәм ярышларны югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Абсолют батырга 120 килограммлы тәкә тапшырылды, ә быел Лада Гранта автомобиле ачкычын соңрак, "Сабан туе гүзәле" конкурсында җиңүчене игълан иткәннән соң тапшырачаклар.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 19:10