Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасы армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» (ДОСААФ) территориясендә, эшче яшьләр арасында автомобильдә йөрү буенча күп төрле ярышлар узды. Аларда «Чаллы-Бройлер», «КАМАЗ» ААҖ ТФК, «Мәхәллә» ИК, «Ремдизель» АҖ, РҖП РУ – Инжиниринг, «Татэнерго» АҖ филиалының Яр Чаллы ТЭЦы, «КАМАЗ» ААҖ кою заводы, "КАМАЗ" ААҖ логистик үзәге командалары катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Радий Кадиков һәм Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Командаларга өч конкурс этабын узарга кирәк иде: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз арада маневрлау һәм «Бала –төп пассажир» темасына автомобиль бизәү. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 3 урын- «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ; 2 урын - «Ремдизель» АҖ;1 урын - «Мәхәллә»ИК.

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" этабында Илдар Мәрданов җиңүче булды («Ремдизель» АҖ). «Тиз арада маневрлау» этабында Радик Фролов җиңү яулады ("Чаллы-Бройлер"). Автомобильне иң яхшы бизәү бәйгесендә "КАМАЗ" ААҖ ТФК командасы җиңүче дип табылды.

Дүшәмбе, 17 июнь 2019, 14:30