Мамадыш районының Владимирово авылында туган Матрена Васильевна Саркеевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Матрена Васильевна туган авылы колхозында эшли. 1958 елда Мамадыш районының Кама леспромхоз авылына күчеп килә. 1971 елда Түбән Новгородка күченә һәм анда пенсиягә чыкканчы ЖЭУда маляр булып эшли. 2004 елдан бирле Яр Чаллыда яши. Матрена Васильевна «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 июнь 2019, 17:05